+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 декабрь 2022, 17:00

Мандаринның чагу төслесен сайлагыз!

Вируслы авырулар вакытында бу җимеш - иммун системасы өчен беренче ярдәм.

Мандаринның чагу төслесен сайлагыз!
Мандаринның чагу төслесен сайлагыз!
Мандаринда бик күп витаминнар, микро - һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, шулай ук гөмбәләр үсешен киметүче матдәләр, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар.

Көзге-кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы. Аның төсе чагурак булган саен, составында бета-каротин күбрәк була. Ә бу — иммун системасы өчен беренче ярдәм. Ул йөрәк өчен дә файдалы — анда йөрәк мускулларын ныгыта торган калий күп.

Бу җимешне ашказан авыруы, гастрит, югары ачылык булган кешеләргә бик сак кулланырга кирәк. Шуны истә тотыгыз: ач ашказанына мандарин ашарга ярамый. Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән китерелгән мандариннар сәламәтлеккә зыян китерүче төрле чаралар белән эшкәртелүен дә онытмаска тиеш. Тышы ялтырап торган җимешнең кабыгын кулланырга ярамый.

Диетологлар мандаринны сәламәтлеккә зыян китермичә көненә ничәне ашарга мөмкин булуы турында киңәшләр бирә. Алар әйтүенчә, көненә 2-3 мандарин ашарга мөмкин. Әлбәттә, кемдер аны яртышар килограмм ашарга да мөмкин, әмма бу кешенең көнгә күпме шикәр куллануына һәм аның сәламәтлегенә бәйле.

 
 
Фото:.fotokto.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: