+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 декабрь 2022, 10:35

Яңа ел салатлары файдалы булсын!

Өйдә әзерләгән майонез салатларны сыйфатлы да, файдалы да итә.

Яңа ел салатлары файдалы булсын!
Яңа ел салатлары файдалы булсын!
Яңа ел табынына майонезлы салатлар әзерлисегез килә икән, аны үзегез ясасагыз сыйфатлырак һәм файдалырак та булачак. Өйдә майонез ясауның берничә ысулы бар. Мәсәлән, каты итеп пешерелгән йомырка сарысына бер чәй калагы горчица кушып, изелгән массаны каймакка яисә йогуртка салып бутарга кирәк.

Ә кайбер хуҗабикәләр аны болай әзерли: майсызландырылган кефир һәм эремчеккә ике йомырка сарысы, горчица, кара борыч, тоз, лимон суты кушып, барысын бергә блендерда болгатырга. Аннары майонезны 10 минутка суыткычка куеп торырга кирәк. Тәмле дә, файдалы да була.

 
Фото: webpulse.imgsmail.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: