+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
6 гыйнвар 2023, 07:40

Уйнап һич тә туймыйбыз!

Яңа ел каникулларын күңелле итеп үткәрик әле, дуслар! Бу уңай­дан балалар, туганнар, гаилә белән уйнарлык уеннар тәкъдим итәбез. Алар гади түгел... тылсымлы! Әйе, чөнки алар кәефне дә күтәрә, араларны да якынайта.

Уйнап һич тә туймыйбыз!Уйнап һич тә туймыйбыз!
Уйнап һич тә туймыйбыз!
“Иҗади конкурс”

Уйный башлар алдыннан башлык эченә Яңа ел темасына караган сүзләр язылган кәгазьләр салыгыз. Мисал өчен: кар, Кыш бабай, чыршы, буран. Һәр катнашучы үзенә эләккән сүз кергән берәр җыр җырлап күрсә­тергә тиеш.

“Бияләй”

Алып баручы катнашучының күзләрен бәйли, кулына йон бияләй кидертә. Ул бияләй аша тотып карап кулына тоттырылган әйбернең, нәрсә икәнлеген аңларга тиеш. Әгәр белә алса, шул аңа бүләккә була.

“Кәнфитне тап”

Катнашучы алдына он салынган савыт куялар, ул куллар ярдәменнән башка он эченә күмелгән кәнфитне алырга тиеш була.
“Алманы ал”
Бу юлы он урынына – су, кәнфит урынына – алма. Шулай ук кул яр­дәменнән башка алырга кирәк.

“Кем күбрәк?”

Бер минут эчендә алдан әзерлән­гән киемнәрнең булдыра алган кадәр күбрәген кияргә кирәк. Кем күбрәк кияргә өлгерә, шул җиңә.

“Кем өлгер?”

Уенда ике кеше катнаша. Аларның араларына урындык куялар, аның өстендә берәр әйбер (мәсәлән, шоколад). Алып баручы рөхсәт биргән­нән соң, кем беренче кулын шул әйбер өстенә куя, шул җиңә.

“Битлек”

Уенчыга битлек кидертәләр яки битен яулык белән каплыйлар. Тик ул анда нәрсә сурәтләнгәнен күр­мәскә тиеш. Ул калганнарга төрле сораулар биреп, нинди битлек яки нәрсәләр сурәтләнгән яулык бәйлә-гәнен бе­лергә тиеш. Аның сорауларына “әйе”, “юк” дип кенә җавап бирергә ярый. Дөрес әйтсә, бүләк!

“Кем артык?”

Идәнгә 6 кар бөртеген түгәрәк буенча тезеп куялар. 7 катнашучы алар тирәли музыкага әйләнеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзлә­ренә бер кар бөртеге ала. Кемгә җитми кала, ул уеннан чыгарыла. Әлеге конкурс бер генә катнашучы калганчы дәвам итә.

“Чорныйбызмы?”

Озын бауның бер башына бүләк, ә икенче башына карандаш бәйләргә кирәк. Катнашучылар бауны карандашка чорный. Кемнең бүләге үзе янына тизрәк килеп җитә, шул җиңә, бүләге үзенә була.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әзерләде.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас