+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
7 гыйнвар 2023, 03:44

Өч балалы кешенең контракты озайтыламы?

– 15 августта мин үз теләгем белән 4 айлык контракт төзедем. 13 декабрьдә часть командирына аны озайтырга теләмәвем һәм мине Русия Кораллы Көчләре сафларыннан чыгару үтенече турында рапорт бирдем. Ләкин аны кире кактылар.Контракт текстында аны берьяклы озайту ихтималлыгы турында бер сүз дә юклыгын һәм имзаланган вакытта бернинди өлешчә мобилизация турында да сүз булмавын исәпкә алып, әлеге кире кагу законлымы? Минем өч балам бар.

– Русия Президентының Өлешчә мобилизация игълан итү турында указы гамәлдә булган вакытта сезне җибәрмәячәкләр. Бу указ буенча, кайчан имзаланганлыгына һәм нинди срокка икәнлегенә карамастан, барлык контрактлар өлешчә мобилизация чоры беткәнче дәвам итә. Моны хәрби хезмәткәр белән килештерү таләп ителми.
Сез контракт бетү белән эштән китү өчен рапорт бирергә һәм өч балагыз барлыгын күрсәтергә тиеш. Мөмкин булса, бала туу турындагы таныклыклар күчермәләрен беркетегез. Алга таба, язма рәвештә баш тарту килсә яки җавап алмасагыз, шикаять белән хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз. Өч балагыз булуына һәм контрактыгызның тәмамлануына сылтаныгыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас