Югары кан басымыннан күпләр интегә. Дарусыз да аны төшерергә мөмкин булуын гына кайберәүләр белми. Ике кәгазь тастымал алыгыз, аларны гадәти яки алма серкәсе белән чылатыгыз һәм 10-15 минутка табан астына куегыз. 30 минуттан кан басымы төшәргә тиеш, аны нәтиҗәлерәк итү өчен процедураны тагын кабатлагыз.
Бу рецепт Интернет челтәреннән алынган. Ә әнием кан басымын төшерер өчен йоклар алдыннан аякларын аш серкәсе салынган җылы суда тота. 15-20 минут шулай утырганнан соң, аякларына җылы носки киеп, йокларга ята.
Эшләп карагыз, файдасын сизми калмассыз.