+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 гыйнвар 2023, 14:07

Бөерләр сәламәт булсын өчен

Йөзем бөерләргә уңай йогынты ясый, бәвел бүленүен көчәйтә, шешенүләрне бетерә.

Бөерләр сәламәт булсын өчен
Бөерләр сәламәт булсын өчен

Дәвамлы бөер авырулары күзәтелгәндә, дарулар кабул итү белән бер үк вакытта, яңа әзерләнгән йөзем суын да кулланалар. Бер тәүлеккә аның микъдары бер килограмм гәүдә авырлыгына 3-10 грамм тәшкил итәргә тиеш. Йөзем суын көнгә 3 тапкыр кабул итәргә кирәк.

Ике бөер йомгакчыгы ялкынсынган вакытта да йөзем суы файдалы. Аның тәүлеклек микъдары гәүдәнең 1 килограмм авырлыгына 5-15 граммга кадәр тәшкил итә. Йөзем суын иртән, көндез, кич эчәргә кирәк. Шул ук вакытта махсус туклануга күчегез: итне, балыкны – атнага бер, итсез ашлар, яшелчә һәм җиләк-җимешне теләгән кадәр ашарга киңәш ителә. Тозны исә тәүлеккә күп дигәндә 3 грамм гына кулланырга ярый.

Йөзем (виноград) - минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25 процентын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик, яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы.

Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигый компонентлар бар.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә.

Фото: detki-opt.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: