+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 гыйнвар 2023, 13:03

Матур фигуралы кызларның 50 гадәтен беләсең килсә...

Диеталардан качыгыз!

Матур фигуралы кызларның 50 гадәтен беләсең килсә...
Матур фигуралы кызларның 50 гадәтен беләсең килсә...

- Йокы туйганчы йокларга.
- Ашаудан культ ясамаска. Суыткычтан түгел, бөтен әйләнә-тирә дөньяда ләззәт табарга.
- Үз гәүдәңне яратырга һәм хөрмәт итәргә.
- Күп итеп су эчәргә.
- Өстәл артыннан җиңел ачлык тойгысы белән торырга.
- Кыска вакытлы диеталардан качарга.
- Спорт белән шөгыльләнергә.
- Ябык модельләрдән көнләшмәскә.
- Үзеңә матур кием сатып алырга.
- Сыйфатлы һәм тәмле ризык белән генә тукланырга.
- Тәмәке тартмаска.
- Алкогольне артык күп кулланмаска.
- Йоклар алдыннан ашамаска.
- Көненә 4-6 тапкыр аз-азлап тукланырга.
- Иртәнге ашны файдалы углеводлар (ботка, мюсли һ. б.) белән баетырга.
- Йоклар алдыннан кефир эчәргә.
- Бернинди продуктлардан да катгый рәвештә баш тартмаска: тыелган җимеш татлы була.
- Ризыкны әйбәтләп чәйнәргә.
- Авызга эләккән һәр кисәкне «җебетергә».
- Майсыз ризык, шулай ук шикәр алмаштыручылар белән мавыкмаска (азык организмны туендырырга тиеш).
- Компьютер артында, телевизор каршында ашамаска.
- Күп итеп ашауны тыныч кабул итәргә. Бу фаҗига түгел, икенче көнне азрак ашарсыз.
- Шоколад белән стрессларны һәм дулкынлануларны дәваламаска.
- Ашыкмыйча ашарга.
- Азык-төлек чүп-чарыннан (фастфудтан һ.б.) баш тартырга.
- Чәйне һәм кофены шикәрсез эчәргә.
- Җәяү күп йөрергә.
- Даими рәвештә секс белән шөгыльләнергә.
- Ашаганнан соң күп су эчмәскә. Ашказаны үзе сут бүлеп чыгарырга тиеш.
- Тәлинкәне бала чактагы кебек чиста калдырырга омтылмаска. Артыгын ашамаска.
- Салкын төсләрдәге савыттан ашарга (зәңгәр, куе яшел, күгелҗем).
- Тоз куллануны чикләргә.
- Контраст душ кабул итәргә.
- Кызыклы эш белән шөгыльләнергә. Эшсезлек - иң яхшы провокатор.
- Ашарга әзерләгәндә тәмләп карамаска.
- Ачыккан вакытта гына үлчәнергә.
- Азык-төлек кибетенә тук чакта барырга.
- Күбрәк көлергә.
- Аксым продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр сатып алырга.
- Табигый специяләрне кулланырга.
- Гыйшык һәм бәхет халәтен сакларга.
- Диеталар белән яшәүче кешеләрдән сак булырга.
- Әгәр организмны чистартырга вакыт икәнен сизсәгез, бушану көннәрен булдырырга.
- "Мин юан", "Мин ялкау" һ. б. кебек тискәре сүзләрне онытырга.
- Сәламәтлек торышын күзәтергә.
- Яхшы китаплар укырга. Баш мие өчен фитнес - тән өчен кебек үк мөһим.
- Ашларны яратырга.
- Массаждан баш тартмаска.
- Фигураны яшерүче капчыксыман киемнәрдән качарга.
- Эштән тулысынча ял итәргә.

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: