– Хезмәт торагын хуҗасы аны муниципаль фондка тапшырганнан соң гына хосусыйлаштырырга мөмкин. Моның өчен фатир хуҗасына торакны башка статуска күчерүне сорап гариза бирергә кирәк.
Хезмәт торагы милекчеләре хосусыйлаштыруга ризалык бирү турында мөстәкыйль карар кабул итә. Кайбер оешмаларда бу урындагы норматив актлар белән көйләнә.
Сезнең очракта фатирны муниципаль берәмлектән бүлеп биргәннәр икән, хосусыйлаштыра аласыз. Юк икән, пенсионер буларак, район Хәрби комиссариатына гариза языгыз.