+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 гыйнвар 2023, 17:10

Яшелчә орлыкларын утырту көннәре дә җитте!

Бакчачылар, уңышлы көннәрне алдан билгеләп куегыз!

Яшелчә орлыкларын утырту көннәре дә җитте!
Яшелчә орлыкларын утырту көннәре дә җитте!
Күпчелек бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуына ышана һәм шуңа карап эш итә. Мәсәлән, Ай туган һәм тулган көннәрдә чәчү, күчереп утырту эшләрен бөтенләй башкарырга ярамый. Ә менә үсеп килүче Ай көннәрендә чәчкән орлыклар тиз шытып чыга, алар яхшы үсентеләр һәм мул уңыш та бирә.

Бакча эшләре башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итәргә кирәк. Ай Кысла, Үгезбозау, Чаян, Балык йолдызлыгында булганда — утырту өчен уңайлы көннәр. Кыз, Укчы, Бизмән, Кәҗәмөгез — нейтраль билгеләр. Ай бу билгеләрдә булганда чәчәргә дә, күчереп утыртырга да мөмкин, тик уңыш уртача булачак. Ә менә Игезәкләр, Сукояр, Арыслан, Кучкар — уңышсыз билгеләр. Бу көннәрдә чәчәргә дә, утыртырга да киңәш ителми.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Гыйнварда 24, 25, 28-30ы уңайлы көннәр санала. Февральдә 2-4, 12,13, 25, 26сы аеруча уңышлы көннәр булачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 20-22 гыйнварда, 5, 19, 20 һәм 21 февральдә чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

 
 
Фото: cdnn21.img.ria.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: