+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 гыйнвар 2023, 11:00

Йөрәкне ныгыта һәм целлюлитны яндыра торган май

Гадәттә, төрле салатларга көнбагыш мае өстиләр. Калориялелектән башка, аның зарарлы дип әйтеп булмый. Әмма ризыкка көнбагыш урынына җитен мае өстәсәң, күпкә файдалырак итәргә мөмкин. Табиб-диетолог һәм кардиолог Светлана Павличенко аның йөрәккә һәм кан тамырларына ярдәм итүен, яман шешнең үсешен кисәтүен, шулай ук чәч һәм тиренең торышын яхшыртуы турында сөйләде.

Йөрәкне ныгыта һәм целлюлитны яндыра торган май
Йөрәкне ныгыта һәм целлюлитны яндыра торган май

Җитен маенда баетылмаган майлы кислоталар бар, ә ул матдәләр алмашы процессларын тизләтә, аппетитны киметә һәм стресс гормонын (кортизолны) эшләп чыгаруны киметә. 100 грамм майда тулы бер 53 грамм омега-3 кислотасы бар, шул вакытта зәйтүн маенда алар нибары 0,76 грамм гына.

“Омега-3 кислотасы төркеменә альфа-лин кислотасы (АЛК) керә. АЛК күп булган азык-төлекне кулланучылар артериаль гипертензиядән һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан, миокард инфарктыннан сирәгрәк зыян күрә”, - диде Светлана Павличенко.

Җитен мае сөт бизенең яман шеше үсешен булдырмый калырга мөмкин. Табиб сүзләренә караганда, альфа-лин кислотасы апоптоз - рак күзәнәкләренең программалаштырылган үлемен китереп чыгарырга сәләтле. Моны заманча тикшеренүләр күрсәтә.

Җитен маеның көнбагыш мае кебек үк җитешсезлеге - ул бик калорияле. Бер кашыкта гына да 120 ккал бар. Әмма ничек кенә сәер булмасын, нәкъ менә җитен орлыгы целлюлит белән көрәшергә нәтиҗәлерәк ярдәм итә. Сер шунда ки, май тиренең халәтен һәм тыгызлыгын яхшырта. Коллагенның сыйфатлы синтезы целлюлит чагылышларын киметергә мөмкинлек бирә, дип аңлатты белгеч.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: