-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 Января 2023, 06:44

Кышкылыкка витаминнар чыганагы

Рецептны саклап куярга онытмагыз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кышкылыкка витаминнар чыганагыКышкылыкка витаминнар чыганагы
Кышкылыкка витаминнар чыганагы

Гыйнвар ахырына организмда витмаминнар кими башлый. Күпләр хәлсезлеккә зарлана, тиз авырый, төшенкелеккә бирелә. Түбәндәге катнашма ярдәмендә хәлегезне күпкә яхшырта аласыз. Ул - чыннан да, витаминнар чыганагы.

Кирәк булачак:
0,5 килограмм күрәгә;
0,5 килограмм йөзем;
0,5 килограмм караҗимеш;
0,5 килограмм әстерхан чикләвеге;
1 лимон;
0,5 килограмм бал.
Барысын да яхшылап юабыз. Иттарткычтан чыгарып, бал кушабыз. Яхшылап болгатабыз да банкаларга тутырып, суыткычта саклыйбыз.

Көн саен иртән ашауга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы катнашманы 0,5 стакан җылы су белән эчәбез. 1 ай эчәргә кирәк.

Фото:   dom-pchel.blogspot.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова