+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 гыйнвар 2023, 09:52

Таң суының бик шифалы икәнен беләсезме?

"Таң суы — таң атканчы, ягъни иртәнге намазга чакырып әйтелгән азан тавышы ишетелүгә алына. Нигездә, мөмкинлек булганда, чишмә суы файдаланыла. Ләкин, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, бу гамәл өчен теләсә нинди агымсу кулланыла ала, бер дә булмаса, үз краныңнан булса да аласың.

Таң суының бик шифалы икәнен беләсезме?
Таң суының бик шифалы икәнен беләсезме?

Әгәр суны чишмәдән алсаң, суга барганда белгән дога-сүрәләрне укып барырга, шул ук вакытта беркем белән дә сөйләшмәскә кирәк. Суны алгач, «Раббана» укып, дога кылырга. Кайткан вакытта дәшми кайту мәҗбүри түгел.

Таң суы чәршәмбе таңында алына. Суны 41 савытка алырга кирәк: нигездә, таң суына банка, чиләк белән барганнар; су алу савыты ролендә кашык, касә кулланылган. Су алганда Коръән сүрәләре «Аятел-Көрси», «Нәс» укыла, су алучы кыйбла тарафына карап (савыт та кыйблага юнәлтелгән булырга тиеш) алырга тиеш.

Таң суыннан халык бик шифа таба. Алып кайткач: 41 бисмилла, 41 «Ихлас», 41 «Фәлакъ», 41 «Нәс» сүрәләре белән өшкерәләр. Менә ул бөтен авыртуларга шифа. Электән үк, борынгыдан ук, Рәсүлебез заманыннан ук бозыклар булган, шуны сулар белән өшкереп, шуннан шифа тапканнар. Аны эчәргә һәм аның белән юынырга мөмкин.

Өшкергәннән соң түбәндәге ырым әйтелә: «Алты ала күз, биш кара күз, дүрт куй күз, минем күзем түгелдер, Гайшә-Фатыйма күзедер, тфү-тфү...»

Таң суы алу белән беррәттән, «Бәраәт суы» дигән төшенчә дә яшәп килә. Таң суыннан аермалы буларак, әлеге суны бары чишмәдән алырга кирәк, һәм су кичен кояш баткан вакытта алынырга тиеш. Халыкта яшәп килгән ышану буенча, әлеге су бер елга кадәр бозылмый. Кайткач, су өшкерелә. Әлеге суны өшкерүче үзе дә куллана ала, шулай ук башкаларга да бирергә мөмкин", - дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Фото: "Саулык. Татар халык медицинасы".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: