+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 гыйнвар 2023, 11:20

Аяклар сызлаганда ярдәме тия

Шифалы төнәтмә әзерләгез. Аның башка бик күп авыруларга да файдасы бар.

hypecrib.com
Фото:hypecrib.com

Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебез дә ясый алабыз. Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борыч, бер аш кашыгы кипкән канлы үлән (чистотел) ваклап турарга кирәк.

Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Арытаба төнәтмәне суыткычта сакларга.

Әлеге төнәтмә белән төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта уынырга киңәш ителә. Шулай ук, салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан, пешкән урыннарга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: