+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 гыйнвар 2023, 08:50

Бүләк сертификатын кире тапшыра аламмы?

– Яңа елга миңа “Рив гош” кибетеннән бүләк сертификаты бүләк иттеләр, һәм мин аны кире кайтарырга телим. Ләкин чегы юк, чөнки мин аны сатып алмадым. Кибеттә кире кайтару мөмкинлеген кире кактылар. Судлашасы килми, бу – озак һәм эчпошыргыч эш.Мин бу сертификатка берәр нәрсә сатып алып, соңыннан бу әйберне кире кайтара аламмы? Товар сертификатка алынган, дип, кире алудан баш тартсалар, нәрсә эшләргә?Мондый кибетләрдә нинди товарлар кире кайтарыла ала? Яки акчаны суд аша кайтару яхшыракмы? Зинһар, ничек эшләргә кирәклеген аңлатыгыз.

Бүләк сертификатын кире тапшыра аламмы?
Бүләк сертификатын кире тапшыра аламмы?
– Сыйфатлы товарны сатучының башка охшаш товары булмаган очракта гына кире кайтарырга мөмкин, ләкин сезнең очракта моны эшләргә кирәк түгел, чөнки сез сертификат өчен акча таләп итәргә хокуклы.
 
2015 елда ук Русия Югары суды N57-КГ15-7 билгеләмәсендә, бүләк сертификаты алганда кертелгән акча киләчәктә товар сатып алуга аванс булып тора, дигән нәтиҗә ясады. Әгәр дә сертификат кулланылмаган булса, аванс кире кайтарылырга тиеш.
“Роспотребнадзор” (сатучы акчаны кире кайтармаса, шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк) мондый аңлатма бирде: Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 23.1 мәддәсе нигезендә товар сатып алучыга тапшырылганчы, сату-алу килешүе төзелмәгән дип санала. Русия Гражданлык кодексының 421 мәддәсендә, гражданнар һәм юридик берәмлекләр килешү төзүдә ирекле, шуңа бәйле рәвештә кулланучы сатып алудан баш тартырга, шулай ук түләнгән авансны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы, дип билгеләнгән. Шул ук вакытта Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон буенча (18.25 мәддә) бүләк сертификаты алу фактын раслаучы чекның булмавы акчаны кире кайтарудан баш тарту өчен нигез була алмый. Кулланучыга сертификатны конкрет сатучыдан сатып алуны раслаучы шаһитлар күрсәтмәсенә сылтанырга кирәк. Сертификатны сатып алучы гына түгел, сертификат бүләк ителгән кеше дә кире кайтара ала. Сатучы акчаны кулланучының таләпләре көченә кергән көннән 10 көн эчендә кайтарырга тиеш.
 
Сезнең очракта сатучы акчаны кайтарудан баш тарту сәбәпле, бу хәлне конфликтсыз хәл итеп булмаячак. Сез аңа язма дәгъва җибәрергә һәм акчаны кире кайтаруны таләп итәргә тиеш.
Әгәр акчаны кире кайтармасалар, шикаятьне “Роспотребнадзор”га юлларга, яки шунда ук акча түләттерү өчен судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: