-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 гыйнвар 2023, 14:40

Балан белән дәвалан!

Баллы балан - күп чирләргә дәва.

Балан белән дәвалан!
Балан белән дәвалан!

Безнең якларда еш очрый торган балан иммунитетны ныгытуда алыштыргысыз ризык булып тора.

Баланны кайнар су белән пешекләп, дуршлаг аша чыгарыгыз. Барлыкка килгән балан боламыгына шулкадәр үк күләмдә бал кушарга кирәк. Катнашманы 1 атна бүлмә температурасында төнәтергә һәм, банкага тутырып, суыткычка куярга. Иртән ач карынга берәр аш кашыгы кабарга була.

Баллы балан канны гемоглобинга баета, кан тамырларын, йөрәк мускулларын ныгыта. Бәвелне куа, бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Гипертониядән интегүчеләргә бик файдалы.

Фото: youtube03.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: