“Минем бер улым эчә иде. Кайсыдыр гәзиттәме, китаптамы эчүне ничек ташларга өйрәтеп язылган мәгълүмат килеп чыкты. Шуны алып укыдым, улыма да укыттым. Әйдә кулланып карыйк, дидем. Шунда язылганнарны башкарып чыктык. Беләсезме, менә хәзер 21 ел инде улым эчми! Сез дә кулланып карагыз әле, зинһар! Ярдәме тими калмас.
Болай эшләнә ул: 500 грамм бал аласың. Эчкән кеше иртән махмырдан авырый бит инде. Шул вакытта исерекнең үзенең теләге кирәк, айныйм, дип теләп торырга тиеш ул. Үзенең нияте, ризалыгы булса, махмыры да комачауламый. Дәвалауны көндез башларга кирәк: эчкече кеше 6 бал калагы бал кабып куярга тиеш, аннары 20 минуттан соң тагын 6 калак бал кабарга, 20 минуттан соң өченче тапкыр 6 калак бал кабарга кирәк. Араларында чәй, су эчәргә ярамый. Бик каты эчәсе килсә, икенче тапкыр бал ашаганнан соң ярты стакан томат суты гына эчеп куярга ярый. Аннары тавык шулпасы ашатасың, чиле-пешле күкәй дә өстәлдә торырга тиеш. Көне буена ризыгы шул булачак.
Икенче көнне иртән шул ук тәртиптә теге балны ашатырга кирәк. Карап торып ашатырга, су, чәй бирергә ярамый! Шул вакытта өстәлдә шешә төбендә генә аракы тора иде. Улым шул шешәне күреп үк, “косасы килде, алып куй әле”, диде.
Менә шул көннән аракыга тотынганы да юк, 21 ел вакыт узды инде! Эчкән кешене күрсә, косасы гына килә. Минем өчен зур шатлык инде. И-и матур итеп дөнья көтә, Аллаһка шөкер!
Мин бу рецепны бик күп кешеләргә өйрәттем. Эчеп йөргән бер хатын-кызны да өйрәттем, хәзер ул миңа шалтыратып тора, рәхмәт, эчүдән котылдым, ди”.