-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 гыйнвар , 19:43

Сездә "өлеш" пешерәләрме?

Казанга барсаң, дуслар "элеш" белән сыйларга ярата. Тәү тапкыр аны бөтенләй башка төрле аш була икән, дип көткән идек.

Сездә "өлеш" пешерәләрме?
Сездә "өлеш" пешерәләрме?

Бездә аш алдыннан эре итеп туралган ит, аның шулпасында пешерелгән йомры яисә икегә ярылган бәрәңге, кәбестә, кишерне "өлеш" диләр. Өстенә кәгазь калынлыгы гына ярымбоҗралап туралган суган да сибәләр. Ммм, тәмле...

Казанда да шундыйрак аш көткән идек. "Элеш чыгарабыз инде кунакларга, элеш!", дия -дия ымсындырып көттерделәр дә, үзебездәге вак бәлеш кебек ризык китерделәр. Шулпасы да бар. Баксаң, анда бик киң таралган ризык икән.

Аны әзерләү серләрен без Рәфилә Шәмсетдиновадан белдек.

- 1 кап йомшартылган маргарин яисә акмайны он белән уабыз. Шуңа 1 йомырка сытып, барысын бергә туглыйбыз. 100 грамм суга бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм бик аз гына сода салып, йомшак кына итеп камыр басабыз (камырга кибет каймагы өстәсәң, тагын да тәмлерәк була).
Камыр ярты сәгать чамасы «ял иткән» арада өлешнең эчлеген ясыйк. Тавык түшен, бәрәңге белән суганны ваклап турыйбыз, 2-3 дәфнә яфрагы ваклап салабыз. Коры булмасын өчен бераз гына акмай кушабыз. Өлеш бәлеш рәвешендә ясала.
Гадәттә, өлешкә капкач та ясыйлар, мин исә капкачсыз гына ясыйм да пешәр алдыннан ачык өлешеннән шулпа салам. Майлы табага тезеп, өсләрен яхшылап тугланган йомырка белән сылап, 180-200 градус эсселектәге мичтә 40 минут пешерергә, табынга янына касә белән шулпа куеп чыгарыла, - ди ул.

Тәмле инде! Бәлки, аны Башкортстанда да пешерәләрдер, дуслар, белмисезме?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в