+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 гыйнвар 2023, 07:00

Түләүле курслардан куып чыгарырга ярыймы?

– Минем 10 яшьлек балам  программалаштыру буенча түләүле курсларга йөри. Бер дәрестә укытучы аны башка укучы белән әйткәләшкәне өчен сыйныфтан куып чыгарган. Ул хаклымы? Мин укытучы белән сөйләшергә тырышам, ләкин ул, авыруына сылтанып, очрашудан кача. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?

Түләүле курслардан куып чыгарырга ярыймы?
Түләүле курслардан куып чыгарырга ярыймы?
– Юк, баланы аудиториядән куып чыгару дөрес түгел. Укытучы балага искәрмә ясый, әти-әнисе белән сөйләшә ала. Сез курслар өчен түләгәнсез һәм хезмәт балага тулысынча күрсәтелергә тиеш.
Сез җитәкчегә язма дәгъва белән мөрәҗәгать итә, укытучы гаебе белән бала дәрестә булмавын раслый һәм килешү буенча балага бу дәресне аерым үткәрүне таләп итә аласыз. Баланы курстан куып чыгарырга ярамаганлыгын аңлатыгыз.

Фото: hrtime.ru 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: