+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 гыйнвар 2023, 12:15

Дәвалаучы гөлләр үстерәсезме?

Күз явын алып торган бүлмә гөлләренең кайберсе яхшы дәвалау сыйфатына да ия.  

Дәвалаучы гөлләр үстерәсезме?
Дәвалаучы гөлләр үстерәсезме?

Мәсәлән, каланхоэ. Аның ялкынсуга каршы сыйфатлары күптән билгеле. Мазьлар әзерләү, әлбәттә, катлаулы. Ләкин сез аның яфрагын өзеп алып кына да күп файдасын күрә аласыз.
Нәрсәгә булса да аллергия башланып, тире кызарса, 1 өлеш каланхоэ сутына 3 өлеш кайнаган җылы су кушып, шунда марляны чылаталар һәм ялкынсынган урынга куялар. Көненә 2-3 тапкыр 20-30ар минутка куеп алалар.
Теш сызлаганда каланхоэ яфрагын юып чәйниләр һәм сызлаган теш янында 15-20 минут тоталар.
Сару кайнаганда, кечкенә каланхоэ яфрагын кайнаган җылы су белән юып, чәйнәп йоталар, 3-5 минуттан соң сару кайнау басыла.
Сездә каланхоэ үсәме? Авырмагыз!

Фото: "proreiling.ru"

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: