Үзенчәлекле эчемлек. Япония галимнәре алма серкәсен матур гәүдә өчен яхшы эликсир дип атаган. Аны көн саен суга кушып ике калак эчкәндә 12 атна эчендә 2 килограмм югалтып була. Бернинди диетасыз!
Көн дәвамында азыкны киметә барырга кирәк. Үзегезнең рационыгызны болай бүлегез: бер көнлек ризыкның иң күп өлешен иртән һәм төш ашагыз, ә кич азрагын. Калорияләр организмга көндез кирәк.
Углеводларны киметергә. Көненә углеводлы азыкны 250 граммга гына киметкән хәлдә дә берничә ай эчендә 9 килограммга ябыгып була, дип белдерә белгечләр. Углеводлы ризыклар – икмәк, макарон, бәрәңге, сыра һәм шикәр кушылган барлык азыклар.
Фото: "4tololo.ru"