+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
5 февраль 2023, 06:29

Кара миләш нәрсәдән файдалы?

Кара миләш йодка бай. Беренче чиратта ул калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Кара миләш нәрсәдән файдалы?Кара миләш нәрсәдән файдалы?
Кара миләш нәрсәдән файдалы?
"Шушы җимешне көн саен бер кашык кына ашаган очракта да калкансыман биз сезгә рәхмәтле булыр һәм сез, һичшиксез, дарулар хакында онытырсыз.

Безнең якларда үсүче кара тәлгәшләр җепселле тукымага, пектин, аминокислоталар, магний һәм калий (йөрәк), фосфор (кан тамырлары), тимергә (кан ясалу өчен кирәк) бик бай.

Йөрәк һәм кан тамырлары авыруы күзәтелгәндә кара миләшнең суын эчәргә кирәк. Аны ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 50-125 миллилитр эчәргә киңәш ителә. Дәвалану, кеше организмының шәхси үзенчелекләренә карап, 10-50 көн дәвам итә", - дип яза "Татар балы - дөнья даны".

Фото: "Татар балы - дөнья даны".

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас