-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 февраль 2023, 09:56

Йокысы туймаган хатын-кыз усал була

Хатын-кызның йокысы туймаса, энергиясе җитәрлек булмый. Аңа кимендә 8-10 сәгать йокы кирәк! Йокысы туймаган хатын-кыз усал була. Ни өчен?

Йокысы туймаган хатын-кыз усал була
Йокысы туймаган хатын-кыз усал була

“Һәрдаим йокысы туймый йөргән нәфис затка энергия җитми башлый. Җитмәгән энергияне алу өчен ул гаиләдәгеләргә - иренә, балаларына “ташлана”. Усал кешеләр, гадәттә, башкаларның ачуын чыгарып, үзләренә энергия җыя.

Йокы хатын-кызга сәламәтлеген һәм матурлыгын саклау өчен дә бик кирәк. Гадәттә, хатын-кызлар атнаның биш көнен эшендә эшли, ял көннәрендә тулысынча йорт мәшәкатьләренә чума, үзе өчен вакыты калмый. Тик аңа ике атнага бер генә тапкыр булса да (атна саен булса, бигрәк тә яхшы!) үзе өчен ял көне ясау мөһим.

Атнаның бер яисә ярты көнен ул горизонталь хәлдә уздыра: караватта, ваннада ятып тора, китап укый, фильмнар карый, диета турында онытып торып, татлы ризыклар ашый, көнне үз җаена, үз рәхәтенә уздыра. Шул рәвешле ул энергия туплый”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: