+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 февраль 2023, 17:10

Кәбестә тозлыгы кан басымын җайлый

Аның файдасы моның белән генә чикләнми әле.

Кәбестә тозлыгы кан басымын җайлый
Кәбестә тозлыгы кан басымын җайлый
Кәбестә тозлыгы бик файдалы, даими һәм дөрес кулланылганда, ул кеше сәламәтлегенә файда китерә ала. Эчемлек дәвалау максатында һәм күп авырулардан профилактика чарасы буларак уңышлы кулланыла.

Белгечләр иммунитетны ныгыту мәсьәләсендә урыс традицион кухнясына игътибар итәргә киңәш итә. Алар бигрәк тә тозлы кәбестәне һәм аның тозлыгын аерып күрсәтә.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу ризык файдалы матдәләргә һәм С витаминына бик бай. Шулай ук ул антиоксидант үзлегенә ия. Эч кибүе, дисбактериоз булганда кәбестә тозлыгы ашказаны-эчәк трактына файдалы йогынты ясый. Эчке органнардагы паразитларга каршы көрәшә.

Кәбестәдә кан куелыгы өчен җавап бирүче К витамины һәм нерв системасының сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы В12 витамины бар. Тозлы кәбестә составына керүче минераль матдәләр йөрәк эшчәнлеген стимуллаштыра һәм кан басымын җайлый.

Фото: big-kulinar.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: