

Кирәк:
8 эретелгән сыр җәймәсе (пластики плавленого сыра), ике пешкән йомырка, 1-2 теш сарымсак, ике кашык майонез, ярты стакан вакланган әстерхан чикләвеге, бераз укроп.
Каты итеп пешкән йомырканы кыргычтан чыгарыгыз, вакланган сарымсак, вак итеп туралган укроп һәм майонез кушып бутагыз.
Берәр калак эчлекне һәр сыр җәймәсе шакмагына салып, торба кебек итеп төрегез. Кулинар пумала белән һәр торбачык өстенә юка итеп майонез сөртеп чыгыгыз һәм вакланган чикләвектә әвәләп алыгыз. Чикләвек булмаса, торбачыкларны туралган аштәмләткечләрдә яисә кыргычтан чыгарылган каты сырда әвәләсәгез дә була.
Тәмле булсын!
Фото: “https://teleprogramma.pro/”