+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 февраль 2023, 12:21

Даруны нәрсә белән эчәргә ярамый?

“Роскачество” белгечләре дару төймәләрен нәрсә белән эчүнең файда урынына зыян китерүе турында сөйләде.

Даруны нәрсә белән эчәргә ярамый?
Даруны нәрсә белән эчәргә ярамый?

Мәсәлән, даруларны чәй, каһвә яисә энергетиклар белән эчү аеруча куркыныч. Бу эчемлекләр составында кофеин бар, ул дарулар белән реакциягә керергә һәм икенче эффект бирергә мөмкин. Мәсәлән, седатив һәм антидепрессантларның эффекты булмаячак, ә организм тимерне үзләштермәячәк.

Дару төймәләрен сөт белән дә эчү тыела. Ул антибиотикларның һәм калкансыман биз өчен препаратларның үзләштерелүенә комачаулый.

Грейпфрут һәм әфлисун суты да каты тыю астында. Аларны препаратлар кабул иткән вакытта эчәргә киңәш ителми, грейпфрут сутын дару кабул итүгә 4 сәгать кала эчсәң, зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә аннан таблеткалар курсы вакытында баш тарту яхшырак, ди белгечләр.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: