+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 февраль 2023, 13:40

Бүген йомырка алып кердегезме әле?

Тавыклар кышын да йомырка салсын өчен берничә киңәшне истә тотарга кирәк.

Бүген йомырка алып кердегезме әле?
Бүген йомырка алып кердегезме әле?

Ни өчен кышын тавыклар йомырка салудан туктый? Моның берничә сәбәбе бар.

Беренче һәм төп сәбәп – ул яктылык режимы бозылу. Җәй айларында көн озынлыгы 14 сәгать чамасы. Күп йомырка салу өчен тавыкларга тәүлегенә нәкъ менә 14 сәгать чамасы яктылык кирәк икән. Кышын да җәй көнендәге кебек йомырка ашыйсыгыз килсә, кетәклекләрдә көздән үк бик якты яктырта торган лампалар урнаштырыгыз. Алар идәннән якынча 2 метр биеклектә булсын. 5-6 квадрат метрлы кетәклеккә 60 Вт лампа җитә. Чөнки артык яктылык та тавыкларга файдага булмаячак.

Җәен тавыклар иректә йөри һәм ризыклары да төрле була. Ә кышын аларга еш кына катнашазык ашаталар. Бу тавыкларның симерүенә китерә. Шуңа да йомырка сала торган тавыкларның ризыгын төрләндерергә киңәш ителә. Ашау вакытын чикләү дә нәтиҗә бирәчәк.
Моның өчен кетәклектә ризыкны 30-40 минутка калдырырга, ә аннан соң алып чыгарга була. Шулай эшләгәндә тавыклар тазармаячак.
Тавыкларга су бирергә онытмагыз. Су эчмәгән тавык бөтенләй дә йомырка салудан туктаячак. Кыш көне суның температурасы 10-15ºС булырга тиеш.

Кетәклектә артык салкын яисә эссе булмасын. Елның салкын вакытында тавыклар яши торган урында һава 12 градус чамасы, ә дымлылык 50-60 процент булырга тиеш. Кетәклекне җилләтергә дә онытмагыз.

Сүз уңаеннан, тавыклар уртача 12-14 ел яши. Йомырканы алар актив рәвештә беренче елларда сала башлый һәм ике-өч ел шул “режимны” саклый. Аннан йомырка салу сәләте 10-15 процентка кими. Ә 5-7 яшендә тавыклар бөтенләй дә йомырка салудан туктый. Шуңа да карт тавыкларны асрауның мәгънәсе юк.

Фото: agenda-u.org

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: