+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 февраль 2023, 15:57

Ни өчен кешегә буш савыт бирергә ярамый?

Безнең халыкта борын-борыннан яшәп килгән бу гореф-гадәтнең асылы нәрсәдә?

Ни өчен кешегә буш савыт бирергә ярамый?
Ни өчен кешегә буш савыт бирергә ярамый?

И рәхәт иде бәләкәй чакта! Кич әни, сыер саугач, җылы сөтне банкага сала да күрше әбигә кертеп җибәрә. Ә күрше әби, кичә керткән банкага кәнфитләр салып, сине көтеп тора. Бу кәнфитләрне үзең эшләп алган кебек кабул итәсең. Янәсе, кич күршегә сөт кертүнең бәясе ул.

Бу хәлгә шулкадәр өйрәнелгән иде, әгәр ниндидер сәбәпләр белән күрше әбисе банкага кәнфит салырга оныткан булса, чыгып китмичә басып торасың әле шунда. Ул, моны шунда ук аңлап алып, "И-и, балакаем, кәнфитем бетеп киткән. Әйдә, мин сиңа башка әйбер бирәм", - дип, банкага я перәннек, я тимер акча сала.

Безнең халыкның бер үзенчәлеге ул - кешегә буш савыт-саба бирергә ярамый. Ни өчен ярамый соң? Моның турында уйланганыгыз бармы?

Әгәр күршедән алып торган берәр савытны: табаны, кәстрүлне яисә табакны буш килеш кире кайтарсагыз, акча белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин икән. Ул савытка кечкенә генә берәр күчтәнәч салсагыз да йортыгызга матди байлык белән бәйле энергияне тартып китерәсез.

Энергия, дигәннән. Безне әйләндереп алган һәр әйбернең үз энергиясе бар, ди белгечләр. Буш савытны кире кайтарганда аның белән бергә үзегезнең энергиягезнең бер өлешен дә бирәсез. Ә ул урын беркайчан да буш тормый: савыт белән бергә «биргән» энергия урынын төрле күңелсезлекләр, ызгыш-талаш, аңлашылмаучанлык «басып алырга» мөмкин.

Алган савытны ничек кайтарырга?
Беренче чиратта – яхшы итеп юыгыз. Шуннан соң аңа берәр тәмнүшкә салыгыз. Аш-мәҗлес үткәрер алдыннан, әйтик, камыр ризыклары пешерү өчен таба алып торган булсагыз, берәр пирог, яки бәлеш кисәге куярга мөмкин.
Бер уч кәнфит, яки бераз печенье салырга да мөмкин. Җиләк-җимеш тә ярый. Кыскасы, өйдә нинди тәмле нәрсә бар – шуны.

Кешедән алып торган савыт-сабаны гына түгел, гомумән, әйбер салып була торган бер әйберне дә буш килеш кире кайтармавың хәерле. Кешегә нәрсә генә бирсәң дә, ул һәрвакыт үзеңә икеләтә әйләнеп кайта бит. Ә алган әйбереңне буш килеш кайтарсаң, киресенчә, үзеңнекен «югалтасың».

Аннары, алган савытыңны буш кайтармау – гап-гади әдәплелек билгесе дә бит ул. Тагын бер нәрсә бар: бу очракта икенче тапкыр кабат сорап керү җиңелрәк булачак, тормыш бүгенге белән генә тәмамланмый бит әле!

Фото: in.pinterest.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: