

Йомырканың акларын сарыларыннан аерып, ике массага да бераз тоз кушып, яхшылап бутарга кирәк. Йомырканың акларын яхшылап күпертү мотлак. Миксерсыз моңа ирешү авыррак.
Табага акмай сөртеп, башта йомырка сарыларын салабыз, яхшылап җәябез. Өстенә акларын тигезләп урнаштырабыз.
Акрын утта капкач каплап, өч минут пешергәч, омлетны тәлинкәгә бушатабыз. Урталай бүлеп, омлетның ак өлешен икенче ак өлешенә каплап куйсагыз, бик матур ризык килеп чыга. Француз ресторанындагы кебек!
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: “samodel-kak.ru”