+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 февраль 2023, 12:00

Сыек камырдан йомыркалы пирог телне йотарлык була!

Бүген - пәнҗешәмбе. Җомга алдыннан өйне җыештыруга, тәртипкә китерүгә вакыт күп сарыф ителә, берәр “тәмнүшкә” әзерләргә вакыт калмый, дип хафаланасызмы? Юкка! Тиз әзерләнә торган бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.

Сыек камырдан йомыркалы пирог телне йотарлык була!
Сыек камырдан йомыркалы пирог телне йотарлык була!

Безгә кирәк булачак:
Он – 7 кашык
Каймак (шәһәрчә) – 200 грамм
Майонез – 1 кашык
Йомырка – 3
Тоз – 0,5 калак
Камыр йомшарткыч – 1 калак.

Эчлек өчен:
Йомырка – 4
Яшел суган – 1 бәйләм.

Эчлек өчен пешкән йомыркаларны һәм яшел суганны вак итеп турыйбыз, бергә кушып бутыйбыз.
Тирән савытка камыр өчен йомыркаларны ватып салабыз, каймак, майонез кушып, күпертәбез. Он, тоз, камыр йомшарткыч кушып, төерләр калмаслык итеп туглыйбыз.

Табага сыек камырның беразын коябыз һәм өстенә тигез итеп эчлекне салабыз. Калган камырны өстенә коеп, 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 45 минут пешерәбез.

Бу тәмле, туклыклы пирог тулысынча кичке ашны алыштыра ала. Шәһәр каймагы булмаса, майлы оеган сөт яисә кефир да ярый.
Тәмле булсын!

Фото: “https://kylinariya.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: