– Әйе, сез хаклы, шундый закон бар. Сез машинаны бергә куллана аласыз. Гаилә кодексының 35нче мәддәсе нигезендә, ир белән хатын никахта алынган мөлкәттән, шул исәптән транспорт чарасыннан да, бергә файдаланырга хокуклы. Әгәр элекке ир белән хатын бу мәсьәләдә бер фикергә килә алмый икән, берсенә – автомобиль, ә икенчесенә автомобильнең бәясеннән чыгып милек рәвешендә яки акчалата компенсация бирелергә тиеш.
Моның өчен сезгә нотариаль килешү төзергә кирәк. Килешмәсәгез, машинаны бүлергә кирәк булачак. Аның өчен кем түләве мөһим түгел. Транспорт чарасы гомум милек булып тора. Бу очракта, шулай ук, килешү буенча яки суд тәртибендә бүлергә мөмкин.
Фото: finrock.ru