+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
21 Февраля 2023, 12:10

Ботка пешерүнең дә сере бар

Ярма белән сыеклыкны дөрес күләмдә салсаң һәм тиешле вакыт кайнатсаң гына ботка тәмле булып пешә.

Ботка пешерүнең дә сере барБотка пешерүнең дә сере бар
Ботка пешерүнең дә сере бар

Карабодай боткасы: 1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 15-20 минут пешә.

Тары боткасы: 1 стакан ярмага 3 стакан сыеклык салына, 45-50 минут пешә.

Арпа боткасы: 1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 60 минут пешә.

Манный боткасы: 1-2 аш кашыгы ярмага 1 стакан сыеклык салына, 4-5 минут пешә.

Дөге боткасы: 1 стакан ярмага 2-3 стакан сыеклык салына, 15-20 минут пешә.

Солы боткасы: 1,5 стакан ярмага 1 л сыеклык салына, 5-6 минут пешә.

Фото: ideireceptov.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас