-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 февраль 2023, 16:31

Матур һәм яшь булыйк!

Бәйрәмнәр якынлаша. Кунакларга, төрле очрашуларга да чакырулар ала кызлар. Шуның алдыннан әлеге битлекләрне ясап алыгыз әле, үкенмәссез. Алар бит тиресен тиз арада нәфисләндерә, агарта.

Матур һәм яшь булыйк!
Матур һәм яшь булыйк!

Натураль продуктлардан ясалган бу битлек тән тиресен һәм төсен тигезли, аны нәфис, шома һәм ефәк итә. Составындагы лимон суы аны чистара, ә йомырка артык майлы булуы белән көрәшә.
Блендер белән 1 йомырка аксымын һәм 1 лимон согын болгатыгыз. Ул күпереп торырга тиеш. Аны бит, муен һәм күкрәк турына калын итеп сылагыз. 15-20 минутка калдырыгыз, шуннан соң салкынча су белән юыныгыз.

Кофеин күз төпләрендәге күгәрүне, шешләрне бетерә. Ә аның составында йогырт тирене дымландыра һәм яшәртә.
Яңы гына төелгән 2 аш кашыгы каһвә онына шул ук күләмдә какао-порошок салыгыз. Аннары 1 аш кашыгын сыек бал һәм 2 аш кашыгы йогырт өстәгез. Барысын да бергә болгатканнан соң, бит тиресенә сылагыз. 10 минуттан юыныгыз.

Фото: medaboutme.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: