-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 март 2023, 14:50

“8 Март” салаты әзерли беләсезме?

Бу гади генә салат бик матур килеп чыга һәм бәйрәм өстәлен бизәп тора.

“8 Март” салаты әзерли беләсезме?
“8 Март” салаты әзерли беләсезме?

Бу гади генә салат бик матур килеп чыга һәм бәйрәм өстәлен бизәп тора.

Кирәк булачак:
Краб таякчыклары – 200 грамм;
пешкән дөге – 2/3 стакан;
йомырка — 3;
суган – 1;
каты сыр – 100 грамм;
консервланган кукуруз – 1 банка;
майонез – 3-4 кашык;
тоз, борыч – тәменчә.

Бизәр өчен: гранат төшләре, укроп.


Суганны, краб таякчыкларын һәм пешкән йомыркаларны вак итеп турыйбыз, сырны кыргычтан чыгарабыз, пешкән дөге кушып, тоз, борыч өстәп, майонез салабыз һәм яхшылап бутыйбыз.
Овал формасындагы тәлинкә өстенә төрле диаметрдагы ике стакан куябыз һәм сигезле санына охшатып, алар янына салатны урнаштырабыз.
Салат өстенә матур итеп бер калын катлам кукуруз салып чыгарга кирәк.
Кызыл гранат төшләре, яшел укроп белән бизәгәч, стаканнарны алабыз.
Бәйрәмчә салат әзер. Тәмле булсын!

Фото: “https://pozdravuk.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: