+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 март 2023, 16:50

Теплицага көл сибегез...

Бу эшне кар керткәнче башкарып калырга кирәк.

Теплицага көл сибегез...
Теплицага көл сибегез...
Мартның беренче көне кар-бураннар белән башланса да, бакчачыларның күңелендә күптән яз инде. Алар өчен бик җаваплы чор җитте. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бу көннәрдә кар мул яуды, теплицага кар кертеп өлгермәгән бакчачыларга бик яхшы булды.

Мартта кар яуса, бакча җимешләре уңар, дип юкка әйтмидер халык. Ә менә коры калган теплицада мул уңыш алып булмасы көн кебек ачык. Шуңа да, тәҗрибәле бакчачылар кояш ныклап кыздыра башлаганчы теплицага күпләп кар кертә. Кар ташый башлаганчы, туфрак өстенә көл сибеп чыгарга онытмагыз. Аның файдасы җәй буена җитәчәк.
 
Теплицага күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.

Якындагы ялларда бакчада җиң сызганып эшләргә дә эшләргә, дуслар!

 
Фото: s.mediasole.ru/

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: