+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 март 2023, 15:05

Кредит тарихын яхшыртырга иде

— Заманында кредитлар алып, түли алмаган идем. Шул рәвешле кредит тарихым бозылды. Аны төзәтәсем килә. Банк­ларга запрос ясап, бурычымның күлә­мен белдем. Сорау шундый: әгәр мин бу сумманы түләп бетерсәм, кредит тарихы яхшырырмы? Әгәр дә компания ябылган булса (микрозайм), нәрсә эшләргә? Бу бурычны ничек дөрес түләргә?  

Кредит тарихын яхшыртырга идеКредит тарихын яхшыртырга иде
Кредит тарихын яхшыртырга иде

— Әгәр компания ябылган, яки банкрот дип танылган (конкурс производствосы тәмамланган) икән, бу бурычны ябып булмаячак, чөнки кредитор юк. Гамәлдәге бурычларга килгәндә, әлбәттә, аларны ябарга кирәк. Бу кредит тарихын шунда ук яхшыртмас, ләкин сез әлеге юнәлештә беренче адымны ясаган буласыз.

Хәлне тиз генә төзәтеп булмас, сезгә кредит бирүдән баш тартырлар, шуңа күрә кредитларны поручительләр, залог һәм бурычларны кайтаруны тәэмин итүнең башка ысуллары белән бирү вариантларын карарга кирәк булачак.

Кредит алып, аны тиешенчә түләп барганнан соң, кредит тарихы акрынлап яхшыра башлаячак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас