+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Бәйрәмдә... сирень чәчәк атсын!

Юкны сөйләмәгез, мартта сирень чәчәк атмый, дисезме? Ә без аны бәйрәм өстәлендә аттырабыз, матур салат ясап!  

Бәйрәмдә... сирень чәчәк атсын!
Бәйрәмдә... сирень чәчәк атсын!

Кирәк булачак:
Балык консервасы — 1;
Йомырка — 5;
Каты сыр — 100 грамм;
Кишер — 1;
Яшел кыяр — 1;
Майонез — 150 грамм;
Чөгендер суты — 1 кашык;
Петрушка — бер бәйләм.
Балык консервасының суын түгеп, чәнечке белән изегез һәм тәлинкәгә беренче кат итеп җәегез. Икенче кат — кыргычтан чыгарылган кишер. Өченчесе — сыр. Аннан соң — вак итеп туралган кыяр. Һәр катлам өстенә майонез сылагыз.
Пешкән йомырканың акларын һәм сарыларын аерып, вак кыргычтан чыгарыгыз. Сарыларын салатның соңгы каты итеп урнаштырыгыз. Ә акларын икегә аерыгыз һәм бер өлешенә чөгендер суты кушып бутагыз.
Сутны болай әзерлибез: чөгендерне кыргычтан чыгарабыз һәм чиста марляга салып, сыгабыз.
Хәзер инде салатны рәсемдәгечә петрушка һәм йомырка акларынан “сиреньнәр” белән бизибез.
Өстәлгә куяр алдыннан бер сәгать суыткычта тотып алыгыз.
Тәмле булсын!

Фото: “https://povar.ru/”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в