+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 март 2023, 12:15

Петуния кар суы ярата...

Бу матур чәчәкне утыртырга әле дә соң түгел.

Петуния кар суы ярата...
Петуния кар суы ярата...
Кайбер бакчачылар петуния орлыкларын февральдә үк чәчеп куя. Әгәр сезнең өйдә үсентеләргә өстәмә яктырту чаралары булмаса, бу эшне мартта башкару нәтиҗәлерәк булыр.

Петуния орлыклары яктыда гына шытып чыга, шуңа да аларны ком яисә туфрак белән күмдермиләр. Бары тик стакан өстен үтәкүренмәле полиэтилен кисәге белән каплап, аны резинка белән эләктереп куярга кирәк. Җылы урында орлык дүрт-биш көндә шытып чыга. Көненә бер-ике тапкыр ачып җилләтеп, җыелган су тамчыларын сөртеп торырга, туфракны киптермәскә, сиптергечтән сак кына су сиптереп торырга кирәк.

Үсентеләр өченче яфрак чыгармыйча өстенә япкан полиэтиленны алмагыз, бары тик энә белән берничә урыннан тишкәләп чыгыгыз. Нечкә булып үсеп киткән очракта, үсентене яфракларына кадәр җайлап кына ком белән күмдерергә кирәк. Ныгып киткәч, өстен ешрак ачарга һәм түбән температурага тәрәзә төбенә куярга була. Болай иткәндә, үсентене күчереп утыртмыйча, төбенә туфрак өсти-өсти үстерергә дә була.

Күчереп утырткан очракта, үсентеләрне ике көнгә салкын караңгы урынга куеп торыгыз. Алар авырмасын өчен алсу төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк. Иң яхшысы — кар суы. Ул үсентеләрне ныгыта, тукландыра. Көннәр җылыткач, көндезен тәрәзәне ачып, салкынча һавада чыныктырырга яисә теплицага чыгарып куярга да була.

Бераз гына көч түгеп, күңел биреп эшләгәндә, бик матур петунияләрне үзегез дә үстерә аласыз.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: