+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Фотоларны Ватцапка тараткан

— Хезмәттәшем мине эштә сакта торганда йоклаган (күз йомылып киткән) вакытта фотога төшереп, аны Ватцапта таратты. Берникадәр вакыттан соң каравыл башлыгы урынбасарына җибәрде, шуның белән мине әхлакый газапларга салды. Ул ниндидер җаваплылык тотарга тиешме? 

Фотоларны Ватцапка тараткан
Фотоларны Ватцапка тараткан

— Әгәр дә ул фотоны каравыл башлыгына гына җибәрсә, бернинди дә җаваплылык турында сүз бармас иде, чөнки ул командирны сезнең хезмәт вазыйфаларыгызны ничек башкаруыгыз турында кисәткән.

Ә менә аның сурәтне мессенджерларга да таратуы Сезгә фотоны судка кадәр һәм суд тәртибендә Интернеттан алып ташлатуны, шулай ук, судта Сезгә китерелгән әхлакый зыянны компенсацияләүне таләп итәргә хокук бирә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в