+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 март 2023, 13:40

Алоэның тылсымлы сыйфатлары

“Татар халкы элек-электән бу гөлне юкка гына үстермәгән. Йөзьяшәрне үстереп, дөрес кулланып, тормышны күпкә яхшыртып була.

Алоэның тылсымлы сыйфатлары
Алоэның тылсымлы сыйфатлары
Бу үсемлек яхшы энергетикага ия. Алоэ ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта, конфликтларны бетерә. Гаиләдә җитешлек булсын, ызгыш-талашлар урап узсын, дисәгез, алоэ үстерегез.

Ул дошманнарны да "куркыта" икән. Өегездә бу гөл барлыкка килү белән сезгә уңай мөнәсәбәттә булмаган кешеләр килүдән туктар.

Йөзьяшәр хуҗасына бәхет кенә алып килә. Аны яхшылап тәрбияләргә генә кирәк. Ул өйдәгеләрнең аурасын яхшырта, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Бу гөлне тәрәзә төбендә тоту дөрес булыр.

Алоэ үсентесе сезнең өйдә тиз үсеп китте икән, димәк, өйдә начар энергетика юк. Йөзьяшәрнең бер яфрагын алып, ишек башына беркетсәгез, ул өйгә негатив кертмәячәк”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: