+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 март 2023, 13:30

Һәвәскәр бакчачыга киңәшләр

Төрле савытлардагы суның авырлыгы һәм күләмен ничек белергә?

Һәвәскәр бакчачыга киңәшләр
Һәвәскәр бакчачыга киңәшләр

1 чиләк 10 литр яки 10 килограмм су сыйдыра;
1 литр су — 1000 куб сантиметр яки 1000 грамм;
Юка яки кырлы (каймалы) 1 стакан су — 250 куб сантиметр яки 250 грамм;
Кырлы (каймасыз) 1 стакан су 200 куб сантиметр яки 200 грамм;
1 аш кашыгы су 15 куб сантиметр яки 15 грамм;
1 чәй калагы — 5 куб сантиметр яки 5 грамм.

Кырлы бер стаканга (200 грамм) 13 аш кашыгы су; бер аш кашыгына 3 чәй калагы су; 1 чәй калагына — 100 тамчы су сыя; 100 тамчы су 5 куб сантиметр, 20 тамчы — 1 куб сантиметр.

Туфракка минераль ашламалар керткәндә, түбәндәгеләрне белергә кирәк: 200 грамм сыйдырышлы кырлы бер стаканга 180-190 грамм аммиак селитрасы, 185-200 грамм суперфасфат, 310-360 грамм фосфат оны, 185-190 грамм калий хлориды, 180-200 грамм ашламалар катнашмасы, 120 грамм сүндерелгән известь, 90-120 грамм агач көле керә.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: