+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 март 2023, 15:02

Ашыйм да - ябыгам, ашыйм да - ябыгам!

Яз - яз инде. Матур күлмәкләрне дә киясе, чибәр булып күренәсе дә килә. Кыштан соң фигураны да матурлау артык булмас иде... Диетага утырсаң, организм бөтенләй көчсезләнә инде, болай да авитаминоз чоры. Кызлар, сезгә дә көзге алдында шуңа охшаш уйлар киләме?

Ашыйм да - ябыгам, ашыйм да - ябыгам!
Ашыйм да - ябыгам, ашыйм да - ябыгам!

Иң беренче шуны билгелик, матур гәүдәле булу өчен диета һәм башка "ач тору" таләп ителми. Дөрес туклансаң, сылу гәүдәле дә, сәламәт бтә булырга мөмкин.

"Кире калорийлы продуктлар" дигән сүзне ишеткәнегез бардыр. Әлеге продуктларны эшкәрткәндә организм бик күп калорийны югалта. Атап әйткәндә, бу продуктлардагы калорийлар аларны эшкәртүгә киткән калорийларга караганда күпкә азрак. Шуңа да аларны рационга кушарга онытмагыз. Ә алардагы витаминнар сезгә һәрвакыт күтәренке кәефтә калырга ярдәм итә. Түбәндә элеге продукталрың исемлеген тәкъдим итәбез.
1. Сельдерей.
2. Брокколи.
3. Грейпфрут.
4. Кыяр.
5. Помидор.

Фото: tea.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: