+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 март 2023, 14:26

Сихер тимәсен өчен

Фотосурәтләрегезне теләсә кемгә бүләк итмәгез.

Сихер тимәсен өчен
Сихер тимәсен өчен

Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын.

Идәнне өйдәгеләр барысы да өйдә чагында гына юарга тырыш, югыйсә, өйдә юкларның эзләрен бетерерсең.

Пычак, чәнечкеләрне очлы ягын өскә каратып куйма, явызлык чакырырсың.

Киселмәгән икмәкне астын өскә әйләндереп куйма – бу бик начар билге – иң якын кешеңне югалтырсың.

Пычак, чәнечке, калак идәнгә төшкән очракта, берни дә әйтмичә, өч тапкыр өстәлгә сук, югыйсә, көтелмәгән кунаклар килүе бар.

Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын. Аларны ташларга йә яндырырга да ярамый – авыру чакырасың дигән сүз.

Ашаганнан соң калган йомырка кабыгы – сихерчеләр өчен кирәкле нәрсә. Шуңа күрә йомырка кабыгын, һичшиксез сытып, куярга кирәк.

Фотосурәтегезне теләсә кемгә бүләк итмәгез, тапшырыла торган документларда да калдырмагыз. Сихерче сурәт аша сезгә тәэсир ясый ала. Шулай ук туган көнегезне беркемгә дә әйтмәгез, шәхси әйберләрегезне җыеп йөрегез, теләсә кемгә бүләк итмәгез.

vk.com/salamtlek төркеменән алынды.

Фото: darmaga.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: