+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 март 2023, 14:59

Тормышны җиңеләйтә торган 12 кагыйдә

“Түбәндә язылган шушы унике кагыйдәне күңелеңнең түренә язып куярга тырыш. Һәм һәрберсен үтәргә көч-куәт куй. Әгәр дә шулай эшләсәң, һичшиксез, тормышыңда күбрәк сөенечләр булып, кайгы-хәсрәтләр булмас һәм эшләгән эшләреңдә күбрәк уңыш күрерсең. Үзең аралашып яшәгән кешеләр арасында хөрмәтле булырсың.

Тормышны җиңеләйтә торган 12 кагыйдә
Тормышны җиңеләйтә торган 12 кагыйдә
1. Кемгә дә булса шалтыратырмын дип вәгъдә бирсәгез, һичшиксез, шалтыратмыйча калмагыз.

2. Кая да булса соңга кала торган булсагыз, соңга калуыгыз турында хәбәр итегез.

3. Кешеләрнең хыялланып нәрсәдер сөйләүенә колак салып көлмәгез.

4. Сезгә хыянәт иткән кешеләр янына киредән әйләнеп кайтмагыз.

5. Әти-әниләрегез исән-сау булганда, аларга карата җылы мөнәсәбәт белән аралашыгыз. Чөнки алар бу дөньядан кинәт кенә китеп баралар. Үкенечкә калмасын.

6. Йомшак мөнәсәбәт тауларны да урыныннан күчерә ала. Шушы кагыйдәне белеп, тормышыгызда еш кулланыгыз.

7. Үзегезнең хаталарыгызны кабул итегез. Кире какмагыз.

8. Һичкемгә һичнәрсә турында зарланып сөйләмәгез. Зарлану сыйфатыннан йөрәгегезне пакьләргә тырышыгыз.

9. Бик җитди бәхәс вакытында да сезнең белән бәхәсләшкән кешегә авыр сүзләр әйтмәгез. Чөнки вакыт узу белән бәхәс онытылыр, әмма бәхәс вакытында әйтелгән сүзләр онытылмас.

10. Сөйләшкән һәм сөйләгән вакытыгызда гел дөрес һәм хакыйкатьне генә сөйләгез. Иң соңыннан, нәрсә әйттем инде дип, башыгызны катырырга урын калмасын.

11. Көннең беренче яртысында иң беренче авыр эшләрегезне эшләгез. Шулай итсәгез, көнегезнең икенче яртысында күңелегез тыныч булыр.

12. Миңа беркем дә бернәрсә дә тиеш түгел. Кемдер кемгәдер нәрсәдер тиеш булган булса, ул – мин үземдер, дип, күбрәк үзегез хәрәкәт итеп, куйган максатларыгызга ирешергә тырышыгыз. Миңа кемгәдер нәрсәдер тиеш дигән сүзне сөйләм сүзлегегездән сызып ыргытыгыз”, - дип яза Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: