+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 март 2023, 11:34

Солы суын ничек эчәргә?

Табиблар аны түбәндәгечә әзерләргә чакыра.

Солы суын ничек эчәргә?
Солы суын ничек эчәргә?

Солы суы халык медицинасында гына киң таралмаган. Аны табиблар да кулланырга куша. Ул кандагы шикәр микъдарын һәм холестеринны киметә, канны чистарта, матдәләр алмашуга булышлык итә, теш эмален ныгыта, авитаминоз чорында һәм ябыгырга теләүчеләр өчен дә ярдәме зур.

Табиблар аны түбәндәгечә әзерләргә чакыра.
3 литр суга 2 стакан солыны юып салырга да 30 минут кайнатырга, аннары аны сөзеп алырга кирәк. 1,5 литр солы суы чыгарга тиеш.
Шуны бер көндә эчеп бетерергә кирәк. Ә икенче көнне яңасын ясыйлар.

Фото: vseglisty.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: