+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 март 2023, 15:15

“Филадельфия” ролларында эчәклек таякчыгы табылган

Русиядә әзерләнгән “Филадельфия” ролларының шактый өлешендә эчәклек таякчыгы бар, дип белдерде “Роскачество” башлыгы Максим Протасов "Известия"гә биргән интервьюсында.

“Филадельфия” ролларында эчәклек таякчыгы табылган
“Филадельфия” ролларында эчәклек таякчыгы табылган

“Без тикшергән ролларның 40 процентында эчәклек таякчыклары (колиформалы бактерияләр) табылды. Сәүдә челтәрләрендә һәм take away форматындагы махсуслаштырылган кибетләрдә сатуга чыккан барлык “Филадельфия” ролларында микроорганизмнар микъдары арттык булуы ачыкланды”, - дип сөйләде оешма җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, бу дөрес сакланмау, җитештерү һәм санитария-гигиена нормаларын үтәмәү турында сөйли. Моннан тыш, еш кына ролларның төргәкләрендә, гомумән, әзерләү датасы һәм саклау вакыты турында мәгълүмат юк.

Шул сәбәпле “Роскачество” бу продуктларда микробиологик күрсәткечләрне нормалаштыруны тәкъдим итәргә ниятли. Мондый традицион булмаган продуктларга заказ биргән сатып алучылар үз сәламәтлекләре өчен куркырга тиеш түгел, дип йомгаклады оешма башлыгы.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: