+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 март 2023, 10:42

Җәннәт җимеше ул

Хөрмә бик файдалы җимеш.

Җәннәт җимеше ул
Җәннәт җимеше ул

Кеше 10 айдан артык хөрмә (финик) белән генә тукланып тора ала. Бу җимештә организмга кирәкле бөтен элементлар да бар.

Хөрмә җимеше яраткан кешеләрнең тешләре һәм казналыклары нык була.

Хөрмәне, башка киптерелгән җимешләр кебек, күкерт кислотасы белән эшкәртмиләр. Шуңа аны курыкмыйча ашый аласыз.

Көндәлек рационга хөрмә җимеше керткән кеше беркайчан күңел төшенкелегенә бирелми.

Хөрмә организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, симерүгә каршы нәтиҗәле чара булып тора. Ул иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта.

Бу җимеш составында күкрәк сөтен арттыручы окситоцин матдәсе бар. Бала имезүче аналар моны истә тотарга тиеш.

 

Фото:   pitaniemalysha.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: