+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 апрель 2023, 09:25

Иремне кайтарып булмас микән?

– Иремне узган елның октябрендә мобилизацияләделәр, ул киткәннән соң гына авырлы булуымны белдем. Йөклелекне авыр кичерәм, беренче балага өч яшь тулмаган, үзем – III группа инвалид. Бала, шулай ук, медицина күзәтүе астында. Табиблар дәваханәгә ятуны таләп итә, әмма минем баланы калдырырга кешем юк. Нәрсә эшләргә икән?

Иремне кайтарып булмас микән?
Иремне кайтарып булмас микән?
– Часть командирына хат белән мөрәҗәгать итеп карагыз, анда катлаулы хәлегезне тасвирлагыз, баланы карарга кеше булмавын языгыз. Ирегез бу хатны, медицина документлары күчермәләрен, инвалидлык, йөклелек, беренче бала туу турында таныклыкны беркетеп, командирга рапорт тапшырсын. Әлбәттә, Русия Президентының өлешчә мобилизация турындагы указы (21.09.2022 N647) гамәлдә булуын исәпкә алганда, мөмкинлекләр аз, әмма тырышып карарга була.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: