+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 апрель 2023, 04:55

Баланы мәктәпкә ничек яздырырга?

1 апрельдән беренче сыйныф укучыларын укырга бирү өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Баланы мәктәпкә ничек яздырырга?Баланы мәктәпкә ничек яздырырга?
Баланы мәктәпкә ничек яздырырга?
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертлары белән берлектә булачак мәктәп укучыларының ата-аналарын кызыксындырган иң мөһим сорауларга җавап бирәбез.

1. Кайчан һәм кая барырга?

Бу сорау берничә мәктәп булган шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен актуаль. Беренче чиратта сезне балагыз теркәлгән йортка беркетелгән мәктәптә көтәләр.
Балаларны мәктәпкә урнаштыру белән ел саен урындагы хакимият шөгыльләнә. “Үз” мәктәбеңне мәгариф идарәсендә ачыкларга була, ә шалтыратырга теләмәсәң, Интернет аша Башкортстан Республикасы мәктәпләрен электрон комплектлау порталында “Территорияләрне беркетү турында карар” бүлегендә кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин. Менә сылтама: complect.edu-rb.ru/ordinances. Анда үз муниципалитетыгызны табыгыз, документны күчерегез һәм адресыгызны эзләгез.
 
Мәктәпкә “прописка буенча” баручылар һәм ташламага ия булучылар документларны 30 июньгә кадәр тапшыра ала. 3 июльдән дә соңга калмыйча мәктәп җитәкчелеге беренче сыйныфка кабул итү турында боерык чыгарачак.
 
Сез үзегез теләгән башка мәктәпкә барырга да хокуклы, ләкин анда балагызны төп кабул итүдән соң буш урыннар калган очракта гына алачаклар. “Мәгариф турында” Федераль законда шулай язылган.
 
Буш урыннарга гаризаларны кабул итү 6 июльдән башлана. Бу очракта кабул итү турында боерыкны директор документларны алганнан соң өч көн үткәч имзалый. Ягъни шундый үзенчәлекле “конкурс” барлыкка килә: кем беренче өлгерә, шул үтә.
 
Әгәр дә ташламага ия булган һәм теркәлгән балалар саны мәктәптәге урыннарга караганда күбрәк булса, мәсьәләне урындагы хакимият хәл итәргә һәм сезнең өчен уңайлы мәктәптә урын эзләргә тиеш.
 
Киресенчә дә була ала: әгәр дә мәктәпкә беркетелгән барлык беренче сыйныф укучыларының ата-аналары да тиз арада гариза бирә һәм мәктәптә буш урыннар кала икән, “прописка буенча булмаган” кабул итү иртәрәк башлана. Яңалыкларны мәктәпнең рәсми сайтыннан карап барыгыз.

2. Кемнәр ташлама буенча кабул ителә?

Беренче чиратта түбәндәге категориягә караучы балалар кабул ителәчәк:
* өлкән абыйлары яисә апалары бу мәктәптә укучы балалар;
* Прокуратура, суд, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары – интернат булган учреждениеләргә;
* хәрби хезмәткәрләрнең һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары – яшәү урыны буенча интернатсыз учреждениеләргә. Мобилизацияләнгән гражданнар контракт буенча хәрби хезмәткәр статусына ия. Бу аларның балаларына да мәктәпкә беренче чиратта кабул итү турында ташлама кагыла дигәнне аңлата.

Сыйныфларны формалаштыру чираты түбәндәгечә:
* абый-апалары шушы мәктәптә укучы балалар;
* ташламага хокуклылар;
* теркәлү буенча балалар;
* теркәлү буенча булмаган балалар.

3. Балага алты яшь көз генә тулса...

Кагыйдәләр буенча, 2023 елның 1 сентябренә алты яшь ярымнан сигез яшькә кадәрге һәм медицина буенча каршы күрсәтмәләре булмаган балалар беренче сыйныфка барырга хокуклы. Шул ук вакытта закон беренче сыйныфка бераз кечерәк яшьтәге, яки өлкәнрәк баланы кабул итәргә дә рөхсәт бирә, әмма моның өчен районның мәгариф идарәсеннән тиешле рөхсәт алырга кирәк булачак.

4. Документларны ничек тапшырырга?

Сез документларны шәхсән үзегез китерә, тапшыру турында белешмә белән заказ хаты җибәрә, яки онлайн рәвештә “Дәүләт хезмәтләре” порталында яисә https://complect.edu-rb.ru/ сылтамасы буенча “Башкортстан Республикасы мәктәпләрен электрон комплектлау” сайтында гариза бирә аласыз. Әгәр гаризаны онлайн тапшырасыз икән, ташламалар турында документларны шәхсән китерергә кирәк булачак!

Түбәндәгеләр таләп ителәчәк:
* атаның яисә ананың паспорты (оригиналы һәм күчермәсе);
* туу турында таныклык (оригиналы һәм күчермәсе);
* баланың пропискасы турында белешмә (ул паспорт өстәлендә бирелә).
Өстәмә рәвештә кирәк булырга мөмкин:
* опека яисә попечительлекне раслаучы документлар;
* ата-ананың эш урыныннан белешмә (ташламалар каралган очракта);
* психологик-медицина-педагогик комиссиянең заключениесе күчермәсе (сәламәтлек белән авырлыклар булган очракта);
* ташламаларны раслаучы документлар.

5. Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Министрлыкның балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” телефоннары: 8 (347) 218-03-26; 8 (347) 218-03-24. Эш вакыты – эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр).


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас