+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 апрель 2023, 15:28

Гладиолусларыгыз ничек кышлаган?

Аларны "йокы"дан уятырга вакыт.

Гладиолусларыгыз ничек кышлаган?
Гладиолусларыгыз ничек кышлаган?

Гладиолус суганчалары кышны салкынча урында чыгарга тиеш. Аларны суыткычта яисә базда сакларга була. Утыртырга бер ай кала сакланган урыныннан алырга кирәк.

Суганчаларны саклагыч тышчасыннан чистартып, яхшылап тикшерәләр. Чери башлаган урынын кисеп, марганцовканың алсу төстәге эремәсендә йогышсызландырырга кирәк. 1 литр суга 2 грамм бор кислотасы һәм 3 грамм бакыр купоросы кушылган эремәдә 10-12 сәгать тотарга мөмкин.

Аннары туфрак тутырылган әрҗәгә таратып, шыттырырга куярга була. Якты, җылы урында торырга тиеш. Кайбер бакчачылар гладиолус суганчаларын дымлы пычкы чүбендә үрдерә. 14-20 көннән суганчалар үрә, тамыр җибәрә башлагач, аларны бакчага күчерергә кирәк. Үрдереп утыртылганда, алар тизрәк чәчәк ата.

Фото: look.com.ua

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: