+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 апрель 2023, 11:05

Зарарлы бөҗәкләр уянганчы...

Агачларны агарту өчен файдалы һәм сыйфатлы эремә сайлагыз.

Зарарлы бөҗәкләр уянганчы...
Зарарлы бөҗәкләр уянганчы...

Агачларның кәүсәсен һәм ботакларын агарту эшләрен җир җылынганчы, зарарлы бөҗәкләр уянганчы башкарырга кирәк. Эремә сыйфатлы булса, агачларны бер тапкыр агартып чыгу да җитә. Түбәндә бирелгән катнашма җил-яңгырга, кояш нурларына чыдам, озак саклана һәм агач кайрысын зарарсызландыра.

Эремә әзерләү өчен 10 литр чиләккә 2-3 килограмм акбур, 500 грамм бакыр купоросы, 100 грамм казеиннан ясалган җилем алына. Бакыр купоросын кайнар суда эретәбез, җилем һәм акбур кушабыз. Килеп чыккан эремә куе каймак кебек булырга тиеш.

Кайбер бакчачылар агачлар матур күренсен дип, аларны агартканда акрил буяу куллана. Бу дөрес түгел: акрил буяу агачларга тын алырга ирек бирми. Шуңа да агарту өчен файдалы һәм сыйфатлы эремә сайлагыз.

 

Фото: cdn.botanichka.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: